news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Филармониада” фестивале ачыла

8-10 декабрьдә Казанда “Филармониада” дип исемләнгән II Халыкара музыка сәнгате фестивале узачак

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 8-10 декабрьдә Казанда “Филармониада” дип исемләнгән II Халыкара музыка сәнгате фестивале узачак. Аны “Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Алтын фонды” программасы белән республикабызның Айрат Хаметов җитәкчелегендәге Дәүләт җыр һәм бию ансамблеачып җибәрәчәк. Ансамбль тамашачы игътибарына халык җырларын, Татарстан композиторларының авторлык әсәрләрен, халык тормышы сюжетларына нигезләнгән хореографик композицияләрне, уен биюләрен тәкъдим итәчәк.
Моннан 70 ел элек оешкан ансамбль татар милли сәнгатенең символы булып тора. Коллектив иҗатында халыкчан жанрлар белән классик башкару осталыгы бергә үрелеп бара, биюләрдә яңадан-яңа формалар туа. Ансамбль иҗатын халкыбыз гына түгел, чит илләрдә яшәүче сәнгать сөючеләр дә якын кабул итә. Коллектив Россия, Кытай, Монголия, Тунис, Төркия, Италия, Мальта, Чехия һәм Словакия, Англия, Алмания, Көнбатыш Африка, Япония, Йемен, Финляндия, Югославия, Франция һәм башка илләргә гастрольләргә чыга. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Алтын фонды” программасында ансамбль артистлары җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезнең фольклоры белән таныштырачак. Сәхнәләштерелгән тамашада 7 кызыклы номер тәкъдим ителер дип көтелә.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәгеннән алган хәбәргә күрә, фестивальнең икенче көне классик музыкасына багышланачак. Музыка сәнгате бәйрәмен Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100