news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Фикрәт Табиевның шәхси эше” фильмын күрсәтәчәкләр

Фильм дәүләт һәм партия эшлеклесенең 90 еллыгы уңаеннан күрсәтелә.

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасында 2 мартта режиссер Юрий Гвоздьның “Фикрәт Табиевның шәхси эше” документаль фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фильм дәүләт һәм партия эшлеклесе Фикрәт Табиевның 90 еллыгы уңаеннан күрсәтелә.

Кинолентада аның турында төрле кешеләрнең, шулай ук хатынының күпсанлы хатирәләре булачак.

3 мартта Казан федераль университетында Табиев исемендәге стипендияләр тапшырылачак. 4 мартта митинг була һәм Мәскәүнең Данилов зиратында дәүләт һәм партия эшлеклесе каберенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән чәчәкләр салыначак.

Фикрәт Табиев биш Ленин орденына, шулай ук “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденына һәм башка бүләкләргә лаек булган.

Ул иң авыр елларда СССРның Әфганстандагы илчесе булды. “Кайнар нокталарда” булганда хәтта васыятьнамә дә язган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100