news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фикрәт Табиев хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырыла, сквер аның исеме белән атала

Татар өлкә комитетының беренче секретаре истәлегенә югары уку йортлары студентлары өчен стипендияләр гамәлгә куелачак.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиевның (1928-2015) истәлеге мәңгеләштереләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бүген дөнья күргән карарында әйтелә.

Аерым алганда, документта дәүләт эшлеклесе хөрмәтенә Казанның Зур Кызыл урамындагы йортларның берсендә мемориаль такта кую һәм аның турындагы "Фикрят Табеев. Философия оптимизма” китабын кабат нәшер итү турында сүз бара.

Шулай ук шәһәр Башкарма комитетына Декабристлар урамындагы нәшрият бинасы янындагы скверны Табиев исеме белән атау тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы исә республика югары уку йортлары студентлары өчен исемле стипендияләр гамәлгә кую турында тәкъдим әзерләргә тиеш була.

Белешмә өчен. Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсе Ермишь районы Әҗе авылында туган. 1951 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган, 1957 елдан бирле партия эшендә булган.
1959 елда — КПССның Татар өлкә комитеты икенче секретаре;
1960 елдан — КПССның Татар өлкә комитеты беренче секретаре, шул ук елны КПСС ның Үзәк комитеты әгъзасы;
1979-1986 елларда – СССРның Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле;
1986 елдан – РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
1989 елда СССР халык депутаты итеп сайланган. СССР Югары Советы һәм ТАССР Югары Советы депутаты итеп тә сайланган.
ТАССРда нефть һәм нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше үсешендә зур роль уйнаган.

Ул “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, “Октябрь революциясе”, “Халыклар дуслыгы” орденнары, биш “Ленин ордены” белән бүләкләнгән.

Фикрәт Табиев 2015 елның июнендә вафат булды һәм Мәскәүнең Данилов зиратындагы мөселман өлешендә җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100