news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фигуралы шуу үзәге булачак

Хәзер яңа спорт объектының проектын эшлиләр.

Казанда Фигуралы шуу үзәге булачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Казанда якын арада Фигуралы шуу үзәге булачак. Хәзер объектны проектлау эшләре бара. Бу хакта “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюсында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде.

Быел Татарстан Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча беренче медален алды. Казан спортчысы Евгения Тарасова Пхенчханда команда ярышларында икенче урынны алды. “Кышкы Олимпия уеннарында безнең спортчыларның уңышлы чыгышларын искә алып, киләчәктә Казанда аерым Фигуралы шуу үзәге төзергә килештек, чөнки традицияләр бар, тарих бар. Объектта хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар булганда, һәрвакыт проблема. Шуңа күрә без аерым объект проектлаштырабыз, аны фигуралы шуучыларга бирәчәкбез, шөгыльләнсеннәр. Россиянең атказанган тренеры, фигуралы шуу буенча тренер Нина Мозер белән сөйләштек. Ул кечкенә малайлардан һәм кызлардан Дөнья чемпионатына һәм Олимпия уеннарында катнашу өчен спортчылар үстерсен өчен программа, яхшы тренерлар бирергә әзер”, - дип билгеләп үтте Леонов.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укыгыз. Видеосын YouTube та «татар-информ” агентлыгы каналында карарга мөмкин. Әңгәмәне шимбә 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карарга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100