Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда әфганчылар очрашачак
Татарстан, Үзбәкстан, Тадҗикстан, Эстония, Белоруссия, Украина, Башкортстаннан әфганчы-ветераннар сугышчан дусларын искә алачак.
(Казан, 10 июль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 19 июль көнне Казанда Әфганстаннан кораллы көчләр чыгаруга 29 ел тулу уңаеннан, Әфганстанда сугышчан бурычын үтәгән солдатлар белән очрашу узачак. Чарага Татарстаннан гына түгел, Үзбәкстан, Тадҗикстан, Эстония, Белоруссия, Украина, Башкортстаннан әфганчы-ветераннар җыелыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га чараны оештыручыларның берсе, үзе дә Әфганстан сугышы ветераны Азат Әхмәтханов хәбәр итте.
“Очрашу программасы төрле чараларга бай. Бик күп дини, тарихи һәйкәлләр һәм архитектура корылмалары белән танышачакбыз. Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчегендә ирләр чиркәве, Яшел Үзәндәге Раифа ирләр монастыренә бару каралган. Моннан 29 ел элек, 1989 елда бу көнне совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды. Хәзер барлык әфганчы солдатларга илле яшь тула. Шулай булуга да карамастан, безнең йөрәкләрдә хәтер саклана. Дошман пулясы, сугышчан дусларыбызның үлеме, аларның үле гәүдәләрен табутта “Груз-200” вертолеты белән туган җирләренә алып китүләре – барысы да әле бүгенгедәй истә. Бу очрашу безгә генә түгел, үлгән солдатларның якыннарына һәм үсеп килүче яшь буынга да мөһим. Батырларны белергә һәм искә алырга кирәк”, - диде ул.
Бу көн әфганчыларга хәлләрен белешергә, борчыган мәсьәләләр булса аларны бергәләп чишәргә, сугышчан дусларын искә алырга мөмкинлек бирәчәк.
“Ике солдат Украинадан килә. Әфган сугышында алар бер батальонда хезмәт иткән, соңыннан юллары аерылган. Үзбакстаннан килүче солдатның аяклары юк, ул аны үлемнән коткарып калган әфганчы Ришат Шакирҗанов белән очрашачак. 30 ел узганнан соң коткаручысына рәхмәт әйтә ала”, - диде Азат Әхмәтханов.
Бу көнне сугышчы-интернационалистлар Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылына хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Әхәт Насртдинов каберенә барып чәчәкләр куячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз