news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда февральнең 11 көнендә айлык явым-төшем нормасының 95 проценты күләмендә кар яуган

Казанда февральнең 11 көнендә айлык явым-төшем нормасының 95 проценты күләмендә кар яуган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда бураннар дәвам итә һәм февральнең беренче 11 көнендә генә дә шәһәрдә айлык явым-төшем нормасына якын күләмдә кар яуды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Узып киткән гыйнвар Казан шәһәрен карга күмде, бу айда кыска гына вакыт эчендә айлык явым-төшем нормасының 170 проценты күләмендә кар яуды. Шуның белән бергә, февральдә гыйнвар тенденциясе дәвам итте һәм беренче 11 көндә шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 95 проценты күләмендә кар яуды һәм ул безнең предприятиеләргә тагын эш өстәде», - диде ул.

Куляжев билгеләп үткәнчә, шәһәр хезмәтләре алны-ялны белмичә эшли, әмма хәзер һич тә темпларны киметергә ярамый. Казан урамнарына көн саен 750 эшче һәм 1 мең берәмлектән артык юл техникасы чыга. Алар карны тарата, юлларга бозлавыкка каршы реагентлар сибә, урамнардан кар чыгара.

«Тәүлек саен кар эретү пунктларына 30 мең тоннадан артык кар төяп җибәрелә. Быелгы кышта Казан урамнарыннан 1,4 миллион тоннадан артык кар чыгарылды. Бу – бик зур сан, аны бары тик 2010-2011 еллардагы кыш белән генә чагыштырырга мөмкин. Ул чагында кышкы чорда 1,6 миллион тонна кар чыгарылган иде», - дип сүзен төгәлләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100