news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәннәт Минһаҗева: Fashion Iftarны хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә бар

Җәннәт Минһаҗева: Fashion Iftarны хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә бар
Фото: «Татар-информ», Камилә Билалова

Казанның «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Fashion Iftar 2025 башланды. Быел ифтарның төп төсе итеп кызгылт сары төс сайланды. Проектның авторы Җәннәт Минһаҗева әйтүенчә, әлеге төс Көнчыгыш сәнгатен популярлаштыруга юнәлтелгән.

«Ел саен мин үземә кагылышлы темаларны күтәрәм. Соңгы елда мине барыннан да бигрәк сәнгать борчый. Ул шатлык турында, ул күз яшьләре турында һәм, ничек кенә булмасын, ул тойгылар уятырга тиеш. Безнең проектыбыз да шундый: кемдер аны хуплый, кемдер каршылык күрсәтә. Димәк, без дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез», - дип сәламләде кунакларны Җәннәт Минһаҗева.

Чараны елдагыча Айрат Зәһриев алып бара. Ифтар «Моң» театраль мәйданчыгы әзерләгән перфоманстан башланып китте.

Fashion Iftar - хатын-кызларны берләштерү максатыннан оештырыла торган чара. Быел ул тугызынчы тапкыр үткәрелә. Һәр ел саен чараның үз төсе була һәм ул билгеле бер социаль проблеманы яктыртуга юнәлтелә.

Алдагы елларны сөт бизләре авыруы (2022), хатын-кызларга карата көч куллану (2023), Ватанга мәхәббәт һәм Палестинага ярдәм күрсәтү (2024) кебек социаль темалар күтәрелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100