news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Феррари» йөртүчесе чит кеше машинасыннан регистраторны йолкып алган

Бу хәл бүген көндез «Порт» сәүдә үзәге парковкасында булган.

Казанда «Феррари» йөртүчесе чит кеше машинасыннан регистраторны йолкып алган
Соцсети

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Казанда «Феррари» автмобилен йөртүче ир-ат бер хатын-кыз идарә иткән машинадан регистраторны йолкып алган. Бу хәлне видеога төшергәннәр. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.

Бу хәл бүген көндез «Порт» сәүдә үзәге парковкасында булган. Видеода сәүдә үзәгенең машина кую урынында кызыл төстәге «Феррари» спорт машинасы һәм «Лада» автомобиле торуы күренә.

Кыйммәтле чит ил машинасын йөртүчесе үзенең видеотеркәү камерасына эләгүен күреп ала. Ул кыз утырган автомобиль янына килә, тәрәзәне төшерүен сорый һәм тәрәзә аша гаджетны йолкып алмакчы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot