news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Ферма шоссесы буенча Оренбург юлына таба хәрәкәтне бетерергә җыеналар

Әлеге яңалыкка карата фикер-тәкъдимнәр кабул ителә

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Казанда Ферма шоссесы һәм Оренбург юлы чатында юл хәрәкәте оештырылышын үзгәртергә җыеналар. Якын арада Танк боҗрасыннан Оренбург юлына таба күтәрелеш буенча хәрәкәтне бетерәчәкләр.

Әлеге карар юлда транспортка бәйле вазгыятьне яхшырту һәм юлдагы һәлакәт очракларына китерә торган шартларны бетерүне күздә тотып кабул ителгән. Шәһәр юлындагы әлеге яңалыкка карата фикер-тәкъдимнәрне propagandaogai@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә Казан мэриясе аша шәһәр ЮХИДИ бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot