news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Ферма-2 торак массивында ике айга юл өлешчә ябыла

Татарстан башкаласында Ферма-2 торак массивындагы юлның кайбер участокларында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнелә. Сәбәбе – Рауис Гәрәев урамындагы торак йорт өчен җылылык үткәргеч торбаларын салу эшләре. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкарма комитет карары нигезендә, 24 августтан 20 октябрьгә кадәр Ферма-2 торак массивында, 59/2, 63, 76, 79 нчы номерлы биналар районында юл ябылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot