Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда фехтование буенча Дөнья чемпионатында ашыгыч ярдәм һәм медпрофилактика табиблары ярдәм күрсәтә
Ярышларда катнашучыларга беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтелә
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Казанда фехтование буенча Дөнья чемпионаты уза. Тренировкаларда һәм ике ярыш мәйданчыгында Республика медицина профилактикасы үзәгенең спорт медицинасы бүлеге спорт табиблары һәм шәфкать туташларының 5 бригадасы медицина ярдәме белән тәэмин итә, дип белдерә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышларда катнашучыларга беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтелә.
Мәҗбүри допинг контроле халыкара стандартларга таянып үткәрелә.
Чемпионат киң күләмле булуы, спортчылар дәрәҗәсе, бай программасы буенча Казанда Универсиада ярышларыннан соң иң эре спорт вакыйгаларының берсе булачак. Катнашучылар арасында – 106 илдән 800 спортчы, командалар составында 400 рәсми зат, шулай ук 300 дән артык кунак, техперсонал, 76 судья, 343 волонтер.
Фехтование буенча Дөнья чемпионаты ике спорт объектында уза. Ярышлар Теннис академиясендә уза, ә тренировкалар – Халыкара мәгълүмат үзәге спорт залында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз