Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Федор Шаляпинның тууына 146 ел тулуны билгеләп үтәләр
Казан – дан казанган якташыбызның ватаны.
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 13 февральдә, бөек рус артисты Федор Шаляпинның тууына 146 ел тула. Шул уңайдан Казанда чаралар программасы әзерләнгән. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Казан – дан казанган якташыбызның ватаны. Федор Ивановичның истәлекләренә караганда, башкалабыз "дөньяның барлык шәһәрләреннән дә гүзәлрәк". Биредә артистның балачак һәм яшьлек еллары узган.
Дистә еллардан соң нәкъ менә безнең шәһәрдә, А.М. Горький музеенда (2018 елның мартыннан башлап А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда) Ф.И. Шаляпинга багышлап республикада беренче һәм бердәнбер экспозиция оештырылган иде. Биредә уникаль экспонатлар – шәхси әйберләр, дөньякүләм танылган җырчының тормышы һәм иҗаты турында материаллар тупланган.
Чаралар программасы:
13.30 - 14.00 - «Россия мне снится редко» документаль фильмын күрстәтү, реж. В. Федорченко (Горький ур., 10)
14.00 - 15.45 – А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее экспозициясе буенча бушлай экскурсия (Горький ур., 10)
16.00 - 18.00 - ТР атказанган сәнгать эшлеклесе М. А. Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры катнашында концерт программасы. Концерт кысаларында 2019 елгы номинантка Шаляпин стипендиясе тапшырылачак (Горький ур., 10).
ТР Милли музее матбугат хезмәте: +7 (843) 292-89-84
А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее: +7 (843) 238-51-49
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз