news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Федор Шаляпинның реставрация ясалган роялен тәкъдим итәчәкләр

Чарага килүчеләр яңартылган рояльне күреп кенә калмыйча, аның яңгырашына да бәя бирә алачак. Бәйрәм көнне музейга килүчеләр каршында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак.

Казанда Федор Шаляпинның реставрация ясалган роялен тәкъдим итәчәкләр
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казанда мәшһүр опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 147 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Бәйрәм программасы кысаларында 13 февраль көнне Горький һәм Шаляпин музеенда данлыклы якташыбызның реставрация ясалган роялен тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта ТР Милли музееның матбугат хезмәте хәбәр итә.

XIX йөз уртасына караган музыка коралын реставрацияләү өчен ТР Хөкүмәте акча бүлеп бирде, соңыннан берничә ай дәвамында уникаль уен коралын яңарту буенча зур эш башкарылды. Рояльне музейга 1968 елда җырчының кызы - Ирина Федоровна Шаляпина тапшырган.

Чарага килүчеләр яңартылган рояльне күреп кенә калмыйча, аның яңгырашына бәя дә бирә алачак. Бәйрәм көнне музейга килүчеләр каршында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак.

Шул ук көнне быелгы Шаляпин стипендиясе номинантын да игълан итәчәкләр. Ул «Приношение Ф.И.Шаляпину» дигән концерт программасында чыгыш ясаячак.

Шулай ук Шаляпинның туган көнендә «Казан – Шаляпинга» дигән акция старт ала. Әлеге иҗади проектта танылган һәм яшь рәссамнар, үз эшенең осталары һәм һәвәскәрләр катнаша. Экспертлар ел дәвамында Шаляпин тематикасына караган эшләрне сайлап алачак, ә киләсе елның 13 февралендә Горький һәм Шаляпин музеендагы йомгаклау күргәзмәсендә әлеге эшләрне тәкъдим итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100