news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Федор Шаляпин — Бөек илгизәр» фильмына сценарий язучы белән очрашу булачак

13 февральдә А.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда Россия Язучылар берлеге әгъзасы, ИТАР-ТАСС журналисты Николай Горбунов белән очрашу узачак

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). 13 февральдә А.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда Россия Язучылар берлеге әгъзасы, ИТАР-ТАСС журналисты Николай Горбунов белән очрашу узачак.
Николай Горбунов – “Шаляпинның Скандинавиядәге эзләреннән” китабы авторы. Әлеге китапта музыкант тормышыннан китерелгән мәгълүматлар нигезендә «Федор Шаляпин — Бөек илгизәр» кыскаметражлы документаль фильмы төшерелде. Бу фильмның режиссеры – СССР Дәүләт премиясе лауреаты, “Перспектива” студиясе сәнгать җитәкчесе Игорь Романовский. Кино әсәрендә бөек музыкантның Скандинавиядә яшәү чоры ачыла.
Фильм 2008 елның июнендә Швеция һәм Норвегия илләрендә төшерелә һәм 2009 елда дөнья күрә. 60-минутка сузылган кино әсәре җырчы биографиясенең моңа кадәр билгеле булмаган битләре хакында сөйли.
Федор Шаляпин үзенең беренче гастрольләрен 1922 елның август-сентябрь айларында Скандинавия илендә үткәрә. Аннан соңгы елларда да җырчы бу илләрдә еш була, аны монда сагынып көтеп калалар. «Швециягә Федор Шаляпин еш килә. Монда ул өч тапкыр Патша операсында чыгыш ясый, ике тапкыр соло концертларын бирә. Бу вакыйгаларга фильмда аеруча зур урын бирелә”, - диде режиссер Игорь Романовский.
Фильмда Швеция башкаласы янында яшәүче Шаляпин оныгы Наташа Фиерфилд истәлекләре дә китерелә. Җырчының Стокгольм шәһәр читендә урнашкан йорты язмышы да беркемне битараф калдырмас. Ингегерд һәм Манфред Мюллерлар бу йортны 70-нче елларда сатып ала. Алар монда Шаляпин булганлыгын, йорт диварларында җырчы калдырган язмалар барлыгын сизми дә. Мюллерлар бу тарихи ядкарьне саклап калдыра. Кино әсәрендә Шаляпинның сирәк фотолары, җырлары, опера партияләре язмалары, кинохроника кадрлары һәм уен фильмнары өзекләре файдаланылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot