news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда федератив мөнәсәбәтләрнең заманча үсеш тенденцияләренә багышланган җыен башланды

«Канада һәм Россия Федерациясендә федератив мөнәсәбәтләрнең заманча үсеш тенденцияләре” дип аталган ике көнлек семинар Россия-Канада программасы кысаларында уза


(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Канада экспертлары катнашында «Канада һәм Россия Федерациясендә федератив мөнәсәбәтләрнең заманча үсеш тенденцияләре” дип аталган ике көнлек семинар башланды. Әлеге семинар “Россия Федерациясендә дәүләт идарәсенә реформа ясауга булышлык итү” дип аталган Россия-Канада программасының Мәскәү вәкиллеге, Халыкара дәүләт һәм муниципаль идарәнең фән-белем бирү үзәге белән берлектә оештырыла. Һәм Россия-Канада программасы кысаларындагы өченче семинар булып тора.

Элегрәк (2008 елның 11-12 ноябрендә) фикер алышуга – коррупция һәм лидерлык (2009 елның 16-17 мартында) проблемалары чыгарылды. Июнь семинары көн тәртибенә исә Канада федерализмына хас билгеләр һәм аның эволюциясе, провинцияләр вәкаләтләре, төрле дәрәҗәдәге хакимиятләрнең бер-берсеннән бәйлелеге, бюджет федерализмы кебек мәсьәләләр кертелгән. Фикер алышуда Россия-Канада программасының баш консультанты, Оттава университеты Милли һәм халыкара проблемалар мәктәбе профессоры Патрик Фафар, Куинс университетының сәяси тикшеренүләр кафедрасы профессоры Дэвил Элдер, Федерализм һәм җирле үзидарәнең хокук проблемалары фонды эксперты, Мәскәү дәүләт университеты доценты Иван Лексин, шулай ук республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнаша.

Бүген Казанда ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ректоры Андрей Ершов, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Бүген семинар Канада экспертлары белән диалог вакытында федерализм мәсьәләләрен тирәнрәк карарга мөмкинлек бирәчәк. Россия – бик зур ил. Һәр субъектның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Татарстан Республикасы – федерализм үсеше тарафдарларының берсе”, - дип белдерде.

Куинс университетының сәяси тикшеренүләр кафедрасы профессоры Дэвил Элдер исә үз чиратында Канада һәм Россиянең күп өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлеген билгеләп үтте. “Бигрәк тә Канада дәүләт хезмәте тәҗрибәсе Россия һәм аның субъектларында дәүләт хезмәтен ныгыту һәм үстерү өчен кулай. Ә бу семинарларны уздыру моңа булышлык итәчәк”, - диде ул.

Ике көнлек семинар Канада дәүләт хезмәте мәктәбе сертификатларын тапшыру белән төгәлләнәчәк. Эш нәтиҗәләре буенча фәнни-гамәли материалларыннан торган җыентык дөнья күрәчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot