news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда федераль проект буенча Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге төзеләчәк

Үзәкнең төп бурычы – икътисадның инновацион үсеше өчен кирәкле яңа компетенцияләргә ия белгечләр әзерләүдә тиешле шартлар тудыру.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан педагогика көллияте базасында федераль проект буенча Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге төзеләчәк. Бүген республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45нче утырышында шул хакта хәбәр итте.

«2019 елда Россия Мәгариф министрлыгының конкурс нигезендә сайлап алу турын узган Казан педагогика көллияте базасында федераль проект кысаларында Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге төзеләчәк», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Аның сүзләренчә, үзәкнең төп бурычы – икътисадның инновацион үсеше өчен кирәкле яңа компетенцияләргә ия белгечләр әзерләүдә тиешле шартлар тудыру.

«Әлеге максатларга федераль бюджеттан 45 миллион сум акча бүлеп биреләчәк», - дип искәртте Борһанов.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100