news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Федераль казначылык органнарының юридик хезмәтләре киңәшмәсе уза
Республиканың төрле дәрәҗәдәге хакимиятләренең эш нәтиҗәлелеге Федераль казначылык органнарының төгәл эшләвеннән тора, дип саный Р.Миңнеханов
Скопировать ссылку
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген Казанда Федераль казначылык органнары юридик хезмәтләренең “2009 елга куелган мәсьәләләрне гамәлгә ашыру”га багышланган Бөтенроссия киңәшмәсе уза.
Киңәшмәне ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин катнашты.
“Мин Федераль казначылык органнары юридик хезмәтләренең Бөтенроссия киңәшмәсе нәкъ менә Казанда үтүенә шатмын”, - дип башлады сәламләү сүзен Рөстәм Миңнеханов. Республиканың төрле дәрәҗәдәге хакимиятләренең эш нәтиҗәлелеге Федераль казначылык органнарының төгәл эшләвеннән тора, дип саный ТР Премьер-министры.
Ул чыгышында әлеге структураның ТР финанс системасын нормаль эшләп торуын тәэмин итүен билгеләп үтте һәм республика казначылыгы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Шуңа күрә, Р.Миңнеханов фикеренчә, әлеге системаның төгәл һәм нәтиҗәле эшләве мөһим.
ТР Премьер-министры үз чыгышында кризис темасына да кагылды. Аерым алганда, республика дөньяви кризисның тискәре нәтиҗәләрен тойды, дип билгеләп үтте ул. Федераль Хөкүмәт тарафыннан кабул ителә торган чаралар вәзгыятьне йомшартырга мөмкинлек бирде, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада уза, дип искә төшереп үтте. Ул форсаттан файдаланып, башка төбәк кунакларын әлеге чарада катнашырга чакырды.
Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин киңәшмәдә катнашучыларга 2009 елда структура алдында торган мәсьәләләрне гамәлгә ашыру һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.
Аның фикеренчә, Федераль казначылык органнарының киләчәге федераль бюджет челтәренә караганда, федерация субъектлары, муниципаль берәмлекләр кулында.
Ул структураның эш принциплары турында сөйләгәндә экономияләү, нәтиҗәлелек, клиентлар өчен файдалы булу һәм эш нәтиҗәсе турында әйтеп үтте. Шулай ук Федераль казначылык җитәкчесе барлык эш процессын күрергә мөмкинлек бирүче бердәм мәгълүмат системасы булдырырга кирәк, дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2