news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Өфе табиблары булып китте

Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә Өфе шәһәре сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре булып китте

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә Өфе шәһәре сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре булып китте.
Клиниканың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу барышында кунаклар клиниканың нейрохирургия, операция блогы, рентгеноперация һәм кардиореанимация бүлекләре эше белән танышты. Кунакларда пациентларны, шул исәптән миокард инфаркты диагнозы булган кешеләрне кабул итүнең һәм дәвалауның электрон системасы зур кызыксыну уятты.
«Безнең клиникада да Төбәк кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәге эшли. Анда инсульт кичергән һәм кискен коронар синдромы булган кешеләр дәвалана. Сезнең үзәктә барысы да бүгенге заман проектлары буенча эшләнгән булуын күрдек. Авырулар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылган. Төбәкара клиника-диагностика үзәге федераль һәм төбәк квоталар буенча эшли. Без әле яңа гына эшли башлыйбыз, шуңа күрә сездәге эш нәтиҗәләрен күрү безгә бу мәсьәләне үзебездә дә хәл итәргә ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Өфе шәһәренең Кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Гафур Ишмөхәммәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot