Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Фаяз Хуҗинның якты истәлегенә багышланган Халыкара фәнни семинар узды
1–2 августта Казанда, Биләрдә һәм Болгарда күренекле археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗинның якты истәлегенә һәм тууына 75 ел тулуга багышланган «Идел-Урта гасырлар археологиясенең актуаль проблемалары» дип исемләнгән Халыкара фәнни семинар узды.
Чараны ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы ачылыш 1 августта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә булды. Катнашучыларга ТР ФА президенты, академик Рифкать Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул Фаяз Хуҗинның фәнни мирасын киң масштаблы дип билгеләп үтте.
Семинар эшендә Россиянең 16 шәһәреннән һәм чит илләрдән, шул исәптән Казахстан, Төркия, Кытай һәм Монголиядән 60тан артык археолог, тарихчы, музей хезмәткәрләре һәм фәнни-мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты.
Фәннәр академиясе фойесында Фаяз Хуҗин хезмәтләреннән күргәзмә оештырылды. Пленар утырыш кысаларында галим үзенең 75 яшьлек юбилеена әзерләгән өч басма тәкъдим ителде.
«Болгар-татар тарихыннан сайланма хезмәтләр» китабына авторның татар телендә язылган, татар халкының урта гасырлар тарихы һәм археологиясенә багышланган фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре кергән.
«Фаяз Шәрип улы Хуҗин: биобиблиографик күрсәткеч» басмасы галимнең тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында очерк, аның басмалары исемлеген һәм ярты гасырдан артык иҗади юлын чагылдыручы материалларны үз эченә ала.
«Болгар шәһәре: Иделдә мөселман дөньясы» китабы Идел буе болгарларының ислам кабул итүенә, Идел буе Болгарында һәм Алтын Урдада ислам таралуга, шулай ук тарихи хәтерне һәм татар халкының этномәдәни үзенчәлеген саклауда Болгар роленә багышланган.
Казанда Фаяз Шәрип улы турындагы хатирәләре белән аның туганнары, хезмәттәшләре һәм укучылары уртаклашты.
Аннары семинар эше Биләрдә дәвам итте, анда катнашучылар Биләр шәһәрлеге территориясен карадылар һәм заманча тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштылар.
2 августта фәнни утырышлар Болгарда узды. Семинарны өч тарихи үзәктә үткәрү фәнни бәхәсләрне Фаяз Шәрип улы Хуҗин үз гомеренең шактый өлешен багышлаган ядкәрләр белән турыдан-туры танышу белән берләштерергә мөмкинлек бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз