news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фатих Әмирханның моңарчы басылмаган әсәрләренең өч томлыгын тәкъдим итәләр

Казанда Фатих Әмирханның моңарчы басылмаган әсәрләренең өч томлыгын тәкъдим итәләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

16 апрельдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында китап тәкъдим итү кичәсе уза. Чарада Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче өч томы турында сүз барачак. Керү ирекле.

«Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан берничә ел дәвамында алып барылган зур гыйльми проект ахырына якынлашты. Узган ел Татарстан китап нәшриятында Фатих Әмирхан әсәрләренең алты томлы академик басмасы дөнья күрә башлады. 2024 елда фундаменталь хезмәтнең беренче өч томы басылды», - дип хәбәр итә Милли музей матбугат хезмәте.

Китапны тәкъдим итү чарасында җыентыкларны төзүчеләр, текстологлар һәм әдәбият галимнәре, журналистлар һәм әдәбият сөючеләр катнашачак.

Фатих Әмирхан (1886-1926) – XX гасыр башы иҗтимагый һәм мәдәни тормышының иң күренекле вәкилләренең берсе. Ул татар матбугаты үсешенә дә, әдәбият һәм театрның яңа юнәлешләрен булдыруга да зур өлеш керткән. Аның бай әдәби мирасы моңарчы тулы рәвештә укучыга барып җитә алмаган иде.

Томнарны әзерләүче галимнәр алдына Фатих Әмирханның киңкырлы иҗатын, иҗтимагый эшчәнлеген барлау, язма мирасын тулы рәвештә туплау, автор ихтыярын саклаган хәлдә укучыга җиткерү бурычы куелган. Алтытомлыкка әдипнең моңарчы җыентыкларга керми калган мәкаләләре һәм документаль материаллары да җыйналган. Китапханә һәм архивларда, шул исәптән, Милли музей фондында сакланган чыганаклар җентекләп өйрәнелгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100