Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда фатирны сатып алуга караганда арендага алу отышлырак булып чыккан
2026 елның ноябренә Казанда торак бәясе белән еллык аренда түләве нисбәтен күрсәтүче индекс 20,9 тәшкил иткән. Бу хакта «РБК Недвижимость» «Этажи» федераль күчемсез милек агентлыгы исәп-хисапларына сылтама белән хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматларына караганда, Казанда мәйданы 37 квадрат метр булган бер бүлмәле фатирның уртача бәясе 8,2 миллион сум тәшкил итә. Шундый ук фатирны арендага алу өчен ай саен уртача 32,9 мең сум түләргә кирәк.
Казаннан тыш, фатирны сатып алуга караганда арендага алу отышлырак булган шәһәрләр исемлегенә Санкт-Петербург (20,8), Түбән Новгород (20,1) һәм Мәскәү (20) кергән.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 2026 елның ноябренә икенчел торак сатып алу арендага караганда ике мегаполиста гына отышлырак булып калган. Алар — Новосибирск һәм Красноярск.
«Этажи» компаниясенең әйдәп баручы аналитигы Александр Иванов аңлатуынча, базардагы үзгәрешләр беренче чиратта аренда тәкъдимнәре арту һәм фатир хуҗалары арасында көндәшлек көчәю белән бәйле. Нәтиҗәдә, аренда бәяләре кими, ә икенчел торакның сату бәясе үсүен дәвам итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз