news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда фатирда чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Ике бүлмәле фатирның 10 квадрат метрында җиһаз янган.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Казанның Мәскәү районында фатирда чыккан янгында 60 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Восстание урамындагы 87нче йорттагы ике бүлмәле фатирда җиһаз янган. Янгын мәйданы 10 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгынны сүндергәндә ир-ат мәете табылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында килеп чыккан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot