news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фатир арендалау бәясе бер айда биш процентка кимеде

Казанда озак вакытка фатир арендалап тору бәясе бер айда 5 процентка кимегән. 2024 елның октябрендә ТР башкаласында бер бүлмәле фатир арендалап тору аена 35,3 мең сум торган булса, ноябрьдә исә бәя 33,4 меңгә кадәр төшкән, дип яза «Коммерсантъ» газетасы.

Тармак экспертлары сүзләренчә, бәяләрнең төшү сәбәбе – сезонлы сорау кимү һәм тәкъдим арту. Өстәвенә, базар аналитиклары Россиядә фатир арендалау бәясе ел азагына кадәр кимүен дәвам итәчәк, дип фаразлый.

Гомумән, Россиядә бу елның ноябрендә бер бүлмәле фатир арендалап тору 32,9 мең сумга төшә (бер айда -1 процент). Ике бүлмәле фатирны исә 47,4 мең сумга арендалап була (бер айда -2 процент). Фатир арендалап тору бәясе иң ныгы Красноярск шәһәрендә кимегән (-8 процент яки бер бүлмәле фатир өчен аена 27,9 мең сумга кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100