news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фатих Кәримне искә алачаклар

19 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). 19 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Ватанпәрвәр шагыйребезне танылган мәдәният эшлеклеләре, республикабызның иҗади коллективлары искә алачак.
Фатих Кәримнең 100 еллыгына багышланган чаралар агымдагы елда республикабызда гына түгел, аннан читтәге төбәкләрдә дә үтте. Мәсәлән, быелның гыйнварында Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә шагыйрь һәлак булган урында ТР Язучылар берлеге вәкиллеге катнашында тантаналы чаралар узды. Муса Җәлил музей-фатирында Казан мәктәпләре укучылары өчен Фатих Кәримгә багышланган әдәби кичә оештырылды. ТР Милли музеенда февраль аенда шагыйрьнең “Соңгы дәфтәре” китабы тәкъдир ителде. Май аенда исә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “Фатих Кәрим – шагыйрь һәм каһарман” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Иртәгә “Кыңгыраулы яшел гармун” дип исемләнгән кичәдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, сәнгать әһелләре, иҗади коллективлар башкаруында шагыйрьнең фронтта, төрмәдә утырганда язылган шигырьләре, каһарман шагыйрь үлеменнән соң аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак, дип хәбәр иттеләр Зур концерт залының концертлар бүлегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100