news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фармация белгечләрен әзерләү мәсьәләләре каралачак

25 мартта Казанда “Фармация өлкәсендә кадрларны дипломнан соң әзерләү сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узачак

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 25 мартта Казанда “Фармация өлкәсендә кадрларны дипломнан соң әзерләү сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты оештыра.
Казан медицина университетыннан хәбәр ителгәнчә, конференциянең максаты – илебез һәи чит ил медицинасындагы фәнни казанышларны исәпкә алып, фармация өлкәсендә кадрларны дипломнан соң әзерләү сыйфаты системасын формалаштыру. Җыелышта фармацевтларны әзерләүнең теоретик үзенчәлекләре, дипломнан соң белем бирү системасында заманча укыту технологияләренең роле; дипломнан соң белем биргәндә, сәламәтлек саклау учреждениеләренең уку йортлары белән фәнни-гамәли элемтәләрен ныгыту; фармакология, фармацевтик химия һәм технология, фармация белән идарә итү һәм икътисадында яңа казанышлар; фармациядәге фәнни казанышларны сәламәтлек саклау өлкәсендә кулланылышка кертү; халыкны даруханәдәге товарлар белән тәэмин итү мәсьәләләре кузгатылачак дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100