news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фанатлар футбол легендасы Мессины күз яшьләре белән каршы алды

Аргентина җыелма командасы бөтен дөньядан җыелган берничә йөз җанатарның тавышы астында Казан отеленә урнашты.

Казанда фанатлар футбол легендасы Мессины күз яшьләре белән каршы алды
Михаил Захаров

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Бүген көндез Аргентина футбол җыелма командасы Казанга килде һәм “Рамада” отеленә урнашты. Алар иртәгә 17.00 сәгатьтә “Казан-Арена” стадионында 2018 елгы Дөнья чемпионаты 1/8 финалының беренче матчында Франция командасы белән уйнаячак.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Аргентина җыелма командасы һәм “Барселона” йолдызы Лионель Месси җанатарларының массакүләм җыелуы шаһиты булды. Җанатарлар, яраткан уенчылары килгәнче, берничә сәгать алдан кунакханә янына җыелды.

Гаяз Исхакый урамындагы кунакханә янына Аргентина җыелма командасы уенчылары утырган автобус килеп туктагач, җанатарлар шау-гөр килделәр. Әмма автобустан чыккан уенчыларны бары тик беренче рәттәге фанатлар гына күрә алды. Спортчылар кунакханәгә кереп киткәч тә фанатлар үз урыннарында кала бирде. Спортчыларның тренировкага китүен каравылларга булдылар.

Кайберләренең күзләре яшьләнгән иде. "Без Вовка белән Казанга Месси хакына килдек. Без Чемпионатта Аргентина уйнаган шәһәрләрнең барысында да: Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Санкт- Петербургта булдык", - диде күзләре яшьләнгән егетнең дусты. - Менә хәзер аңа Казанда җан атачакбыз".

  • Иртәгә, 30 июньдә 17.00 сәгатьтә Франция һәм Аргентина җыелма командалары 2018 елгы Дөнья чемпионатының чирек финалына юллама алу өчен уйнаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100