news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фаҗига көнендә “Адмирал” сәүдә үзәгендә ремонт эшләре алып барган эшче кулга алынган

Ир-ат 1 майга кадәр сак астында була

  (Казан, 17 март, "Татар-информ", Юлия Ревина). Казанның Совет районы судының “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча карары нигезендә 52 яшьлек казанлы Альберт Халиков кулга алынган. Ул суд карары буенча 1 ай 25 көнгә – агымдагы елның 11 маена кадәр сак астына алынган.

Тикшерүче белдергәнчә, янгын булган көнне Халиков һәм тагын берничә эшче бина түбәсендә ремонт эшләре алып барган. “Халиковның катнашы булуы шаһитларның күрсәтмәләре, “Янгын эретеп-ябыштыру эшләре нәтиҗәсендә башланырга мөмкин” исеме астындагы видеоязманы карау беркетмәсе һәм янгын-техник экспертиза нәтиҗәләре белән дәлилләнә”, - дип аңлатма бирде тикшерүче.

Прокурор тикшерү үтенечен хуплады.

“Бу эш җәмәгатьчелек канәгатьсезлеге тудырды, корбаннар бар, зур күләмдә матди зыян ясалды. Халиков тикшерүдән һәм судтан качарга мөмкин дип кулга алынды”, - дип белдерде прокурор.

Үз чиратында, Халиков, алар бу янгында гаепле түгел, газ җылыткычын да кулланырга өлгермәдек, дип белдерде. Ул прокурорга түбә эшләрен башкара идек, диде. “Янгын көнендә эшчеләр бригадасы белән бинаның беренче каты түбәсендә идек. Без түбәдәге төзексезлекне (рубероид стенадан кубып киткән) хәл итәргә тиеш идек. Эш башларга әзерләнеп кенә беттек, бездән ерак түгел түбә астыннан төтен чыга башлады”, - дип аңлатма бирде ул. Аның сүзләренә караганда, алар шунда ук газ баллонын алып киткәннәр.

Искәртеп узабыз: элек РФ ҖК ның 219 нчы маддәсенең 3 нче өлеше (“Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу”) буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү кысаларында өч эшче тоткарланганды. Аларның өчесе дә 15 мартта кулга алынган.
Аларның икесе Мари Элдан – 22 яшьлек Наил Габделхәев һәм 49 яшьлек Фирдинант Ульданов, өченчесе – казанлы Альберт Халиков.

Якынча мәгълүматларга караганда, шикләнелгән затлар фаҗига көнендә базар администрациясе йөкләмәсе буенча “Адмирал” сәүдә үзәгендә ремонт эшләре үткәргән, шул исәптән түбәдә газ җылыткычы кулланылган. Ир-атлар гаепләрен танымады. Якын арада тикшерүче аларга карата сак астына алу чараларын сайлау турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Соңгы мәгълүматларга караганда, янгында 40 кеше зыян күргән, аларның 17 се үлгән. Тагын 1 ир-ат һәм 1 хатын-кыз хәбәрсез югалган дип санала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100