news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Фәйзулла Туишевны искә алырлар

Бүген Татарстан Музыка мәдәнияте музееның «Җидегән чишмә» музыкаль кунакханәсендә татар халкының күренекле гармунчысы, республикабызның халык артисты Фәйзулла Туишев искә алу кичәсе узачак

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген 14 сәгатьтә Татарстан Музыка мәдәнияте музееның «Җидегән чишмә» музыкаль кунакханәсендә «Уен кораллары дөньясы” күргәзмәсе һәм татар халкының күренекле гармунчысы, республикабызның халык артисты Фәйзулла Туишев тууына 125 ел тулуга багышланган кичә узачак.
ТР Милли музееның матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, музейда «Уен кораллары дөньясы” менә инде ничә ел уңышлы гына эшләп килә. Анда халык уен кораллары, сирәк афишалар, күренекле башкаручыларның фотосурәтләре тәкъдим ителә. Алар республикабызда яшәүче төрле халыкларның музыка мәдәнияте үсеше хакында сөйли. Шуңадыр, “Җидегән чишмә” музыкаль кунакханәсендә һәрвакыт көй яңгырый.
Татар халкының күренекле гармунчысы Фәйзулла Туишев халкыбызга моңлы көйләрне бүләк иткән башкаручыларның берсе булган. Аның талантын үз заманында шагыйребез Габдулла Тукай, язучыларыбыз Фатыйх Әмирхан, Галиәскар Камал һәм башка атаклы шәхесләр югары бәя биргән. Фәйзулла Туишев күпбалалы гаиләдә туып үскән, бик яшьли гармунда уйнап, акча эшли торган булган. Хәтта аңа Федор Шаляпинга да кушылып уйнарга насыйп булган. Олыгайгач, ул Казанга килеп, филармониягә эшкә урнашкан. 1939 елда Бөтенроссия халык уен коралларында уйнаучылар бәйгесендә мактаулы икенче урынны алган. Фәйзулла Туишев гармунчы гына түгел, җырлар һәм пьесалар авторы буларак та танылган.
Милли музейда атаклы гармунчы тормышы һәм иҗаты хакында документлар, материаллар саклана. Алар арасында Фәйзулла ага гомер буе җыйган данлыклы гармуннар тупланмасы да бар. Әлеге – 17 гармуннан торган коллекция музейга 1959 елда тапшырыла. Алар XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Алмания, Көнбатыш Аурупа һәм Россиядә җитештерелгән. Күбесе Казан уен кораллары фабрикасында ясалган. Шунысы кызыклы: кайбер гармуннарга Фәйзулла Туишев хатын-кыз исемнәре кушарга яраткан. Мәсәлән, «Бәдерниса», «Мәрьям», «Асия» һәм башкалар.
Оста гармунчыга багышланган кичәдә ТР халык артисты Рөстәм Вәлиев, Фәйзулла Туишев исемендәге “Уйна, тальян гармуныңны” үзешчән гармунчылар ансамбле, башкалабызның 10-нчы балалар музыка мәктәбенең яшь башкаручылары чыгыш ясар дип көтелә. Музыкаль кунакханәдә шундый очрашулар уздыру, музейда клублар оештыру тарих белән кызыксынучыларның фикер офыгын киңәйтеп кенә калмый, музей фондын моңа кадәр шәхси һәм гаилә архивларында сакланган һәм музейга бүләк ителгән тупланмалар хисабына тулыландыра да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100