news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Фәтыйх Әмирханга багышланган конференция узачак
28 гыйнварда Казанның Яңа Савин районында урнашкан 170-нче мәктәптә күренекле татар язучысы Фәтыйх Әмирханга багышланган “Бүгенге заман шәхесен тәрбияләүдә милләтнең күренекле вәкилләре мәдәни мирасы һәм агарту эшчәнлеге роле” темасына IV Республика конф
Скопировать ссылку
(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). 28 гыйнварда Казанның Яңа Савин районында урнашкан 170-нче мәктәптә күренекле татар язучысы Фәтыйх Әмирханга багышланган “Бүгенге заман шәхесен тәрбияләүдә милләтнең күренекле вәкилләре мәдәни мирасы һәм агарту эшчәнлеге роле” темасына IV Республика конференциясе узачак.
Татарстанның Милли музеннан хәбәр ителгәнчә, музей Казанның Фәтыйх Әмирхан урамында урнашкан 170-нче мәктәп белән “Музей-мәктәпкә” проекты кысаларында хезмәттәшлек итә. Уку йортында Фәтыйх Әмирхан һәм Хәрби Дан музейлары эшләп килә. Милли музей хезмәткәрләре аларга методик ярдәм күрсәтә.
Укытучы елында конференция темасы аеруча актуаль яңгырый. Чөнки анда Фәтыйх Әмирханның мирасы гына түгел, белем бирүнең гуманистик юнәлеше, шәхесне рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү мәсьәләләре дә күтәрелә.
Конференция сигез секция буенча эшләячәк. Милли музей хезмәткәрләре “Кешелек дөньясының рухи мирасын үзләштерүдә әхлакый кыйммәтләрен формалаштыру тәҗрибәсе” секциясен алып барачак. Пленар утырышта музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова чыгыш ясар дип көтелә. Әйтергә кирәк, Милли музейда танылган татар шәхесләренең шәхси архивлары саклана. Форумда катнашучыларга Фәтыйх Әмирхан фотолары, кулъязмалары һәм әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2