news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда эзтабар студент отрядларының II Бөтенроссия слеты ачылды

Өч көнлек слетта Россиянең 20 шәһәреннән эзтабарлар хәрәкәтләренең 150гә якын әгъзасы катнаша.

Казанда эзтабар студент отрядларының II Бөтенроссия слеты ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Эзтабар студент отрядларының II Бөтенроссия слеты тантаналы төстә бүген Казан федераль университеты скверында, Ватан азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән укытучылар, хезмәткәрләр һәм студентлар истәлегенә куелган мемориаль такта янында ачылды.

Быелгы слёт 20-23 июльдә уза, анда Россиянең 20 шәһәреннән эзтабарлар хәрәкәтләренең 150гә якын әгъзасы катнаша. Җыелган эзтабарларны Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов сәламләде.

«Казан университеты эзтабарлар хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе булды һәм күп еллар дәвамында әлеге эштә беренче урыннар яулады. “Кар десанты” эзләнү төркеме аша безнең меңгә якын студент узды. Алар барысы да илебезнең бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән бабаларыбыз һәм әтиләребез истәлеген мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте», – диде ул.

«Казанда илнең төрле төбәкләреннән җыелган эзтабарларны күрү күңелле. Татарстан Хөкүмәте әлеге юнәлешкә зур игътибар бирә. Биредә яшьләрнең патриотик тәрбия программасы тормышка ашырыла. Сезгә слет вакытында нәтиҗәле өйрәнүләр, эзләнүдә уңышлар һәм һәрвакыт илнең патриотлары булып калуыгызны телим», – дип мөрәҗәгать итте яшьләргә республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов.

Слетта катнашучылар Спас районының Вертолетлы утравына китәчәк. Биредә аларны бай программа көтә: түгәрәк өстәл, яңа белемнәр, остаханәләр, фикер алышулар һәм башкалар. Аерым алганда, команда туплануга тренинглар, туганнарны эзләү алгоритмына өйрәнү, эзләнү эшенең нәтиҗәсен теркәү буенча остаханәләр булачак. Кунакларга Казанның истәлекле урыннарына экскурсия дә оештырылачак.

Чара 2017 елга Казан федераль университеты студентлар берләшмәләренең эшчәнлеген тормышка ашыру программасы кысаларында үткәрелә. Аны Казан федераль университеты студентлар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең координацион советы белән берлектә Ватанны саклауда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү буенча «Россиянең эзләнү хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Татарстанның «“Ватан” берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы уздыра. Слет Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Яшьләре эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot