news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Европадагы иң озын шугалакны ачуда Гөлназ Сәфәрова һәм Илсөя Бәдретдинова катнаша

1 км озынлыктагы шугалак эш көннәрендә кичке дүрттән унга кадәр, ял көннәрендә көндезге уникедән кичке унга кадәр эшләячәк.

Казанда Европадагы иң озын шугалакны ачуда Гөлназ Сәфәрова һәм Илсөя Бәдретдинова катнаша
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). 1 декабрьдә Татарстан башкаласында Кремль яр буенда ясалган Европадагы иң озын шугалак ачыла. Тантанада татар эстрадасы йолдызлары Гөлназ Сәфәрова һәм Илсөя Бәдретдинова катнаша. Бу хакта иҗтимагый киңлекләр матбугат хезмәте хәбәр итә.

Боз шугалагының озынлыгы 1 км. Ул тантаналы рәвештә ретро атмосферада ачыла — Кремль яр буенда совет фильмнары музыкасы, шулай ук 80нче еллар хитлары яңгыраячак. Биредә шулай ук конкурслар булачак. Ретро-костюмнардан килгән актив кунаклар аниматорлардан бүләк алачак.

  • Кремль яр буендагы шугалак эш көннәрендә кичке дүрттән унга кадәр, ял көннәрендә көндезге уникедән кичке унга кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot