news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Евромани-Казан 2009” II Халыкара инвестиция форумы ачылды

Бүгенге шартларда Татарстанда сәнәгать һәм сәүдәне үстерү – форумда фикерләшү өчен аерым тема булачак

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда “Евромани-Казан 2009” II Халыкара инвестиция форумы эшли башлады. “Корстон”да узган ачылыш тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, “Euromoney Conferences” директоры Кристофер Гарнетт, “Schneider Electric” компаниясе президенты һәм генераль директоры Жан-ПаскальТрикуар, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин һ.б. катнашты.

“Euromoney Conferences” яклавында республикабызда инде икенче ел рәттән уздырылучы бу җыен инвестиция һәм инновация өлкәләрендә хезмәттәшлек стратегиясе, хакимият белән бизнесның глобаль икътисад шартларында хезмәттәшлеге хакында фикерләшү мәйданы булып хезмәт итә. Аның максаты – дөнья җәмәгатьчелеген Татарстанның икътисади мөмкинлекләре белән якыннан таныштыру, республикага перспективалы проектларын гамәлгә ашыру өчен потенциаль инвесторлар килүгә юл ачу.

Быелгы форум эшендә Россия һәм чит илләрдән 500 дән артык делегат катнаша. Алар – икътисадның реаль секторында эшләүче предприятиеләр, инвестиция, идарә, иминият компанияләре, банк структуралары, эксперт агентлыклары вәкилләре. Глобаль икътисади тотрыксызлык шартларында төбәкләр үсеше үзенчәлекләре, инвестиция проектларын финанслауның нәтиҗәле механизмнары, финанс ресурсларын җәлеп итүнең традицион һәм альтернатив инструментлары - икенче Казан форумында сөйләшүләр төп шушы темалар тирәсендә барачак. “Euromoney Conferences” директоры Кристофер Гарнетт сәламләү чыгышында билгеләп узганча, глобаль икътисади кризис бер яктан икътисадны алга таба үстерүгә зур этәргеч бирә. “Илләргә бу вәзгыятьтән чыгу өчен моңарчы таныш булган сценарий, беренче чиратта, нефть экспорты белән генә мавыкмаска кирәк. Алар яңа технологияләр белән ныклап шөгыльләнергә тиешләр”, -дип ассызыклап узды ул.

Хәзер форум делегатлары фикер алышуларны сессияләрдә дәвам итә. Бүгенге программада 5 сессия утырышы планлаштырылган. Аларда, аерым алганда, кризистан соңгы чорда икътисадны үстерүдә дөнья базарында капиталны генерацияләү, автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар җитештерү, автомобиль кластерының үсеш перспективалары, агросәнәгать комплексы, аның Татарстан икътисадындагы роле, 21 гасырда Татарстан икътисадының нигезе булган нефть химиясе кластеры, икътисадны диверсификацияләүнең актуаль проблемалары, транспорт һәм логистика, банк системасы, кулланучылар кредиты һәм ипотека төзелеше өлкәсендә инвестиция чишелешләре хакында сүз барачак. Форум делегатларына шулай ук Бөтендөнья банкының 2009 елда Россиядә бизнесны алып баруга кагылышлы доклады тәкъдим ителәчәк. Бүгенге шартларда Татарстанда сәнәгать һәм сәүдәне үстерү – фикерләшү өчен аерым тема булачак.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100