news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Евразия уеннарының икенче көнендә йөзүчеләр 13 медаль яулады

Беренче көндәге кебек бүләкле урыннарны Россия һәм Казакъстан спортчылары алды

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). «Олимп» комплексында уза торган II Евразия спорт уеннарының икенче көнендә 13 медаль тапшырылды.
Беренче көндәге кебек бүләкле урыннарны Россия һәм Казакъстан спортчылары алды. Россиялеләр җыелма команда медальләренә тагын 9 алтын, 7 көмеш һәм 6 бронза медаль өстәде, ә Казакъстан – 4 алтын, 6 көмеш, 4 бронза. Россия җыелма командасы йөзүчеләре ике көндә Евразия уеннарында төрлек дәрәҗәдәге 41 медаль яулады.
Иртәгә йөзү буенча ярышлар сәгать унга планлаштырылган, керү ирекле, дип хәбәр итә «Олимп» комплексы матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot