Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Евразия интеграциясе: уңышлар һәм проблемалар” II Халыкара форумы уздырыла
Чара, әлеге мәсьәләгә катнашы булучыларны җәлеп итү максатыннан, ачык рәвештә булачак
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). 27-28 ноябрь көннәрендә Казанда “Евразия интеграциясе: уңышлар һәм проблемалар” II Халыкара форумы уздырылачак. Чара Россия парламентының Европа клубы каршында оештырылган “Евразия диологы” инициативасы һәм “Россотрудничество” федераль агентлыгы, ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.
Форум ачык рәвештә үткәрелә һәм анда белгечләр, вазыйфалары әлеге мәсьәлә белән бәйле булган экспертлар гына түгел, ә Евразия мохитендә интеграция процесслары чагылыш тапкан гражданнар җәмгыяте, яшьләр һәм бизнес вәкилләренең дә катнашуы көтелә.
Шулай ук чарада дипломатлар, парламент вәкилләре, башкарма хакимият органнары, җәмәгать оешмалары, төбәк җитәкчеләре, БДБ илләре сәяси партия вәкилләре һ.б. катнашуы да көтелә дип яза форумның рәсми сайты.
Форумның төп чаралары интернетта видеоконференция рәвешендә трансляцияләнәчәк. Фикер алышуда Мәскәү, Санкт-Петербург, Минск, Астана, Ереван, Брюссель, Пекинда урнашкан мәйданчыкларда да катнашу ниятләнә.
Чараның үткәрү вакыты да очраклы гына түгел, ул Евразия берләшмәсе төзелү алдыннан оештырыла. Оештыручылар фикеренчә, форум эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясарга, ирешкән уңышларны барларга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз