news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Евгений Канаев күргәзмәсе ачыла

12 март көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында Казанда иҗат иткән танылган фоторәссам Евгений Канаевның “Кояш үрелмәсе” исемле күргәзмәсе

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). 12 март көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында Казанда иҗат иткән танылган фоторәссам Евгений Канаевның “Кояш үрелмәсе” исемле күргәзмәсе ачыла.
Евгений Канаев инде күптән үзен жанр һәм пейзаж фотолары остасы итеп таныта. Ул – Россия Рәссамнар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Евгений Канаев Россиядә генә түгел, чит илләрдәге 150 фотокүргәзмә һәм фотолар бәйгеләрендә дә актив катнаша. Аның эшләре Россия, АКШ, Канада, Австралия, Франция, Төркия, Швейцария, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Казан музейларындагы фотогалереяләрендә һәм шәхси тупланмаларында саклана.
“Казан Кремле” музей-тыюлыгының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, «Кояш үрелмәсе» күргәзмәсендә автор безне чолгап алган дөньяны, аның бөтен гүзәллеген сурәтли. Евгений Канаев пейзаж, натюрмортларны түгел, ә безнең җирне, анда үскән үләннәрне, күбәләкләр, чикерткәләр дөньясын күрсәтергә тырыша.

news_right_1
news_right_2
news_bot