Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда эвакуацияләнгән объектлар саны 30га җиткән
Бинадагы кешеләрне чыгару анда шартлаткыч матдә куелу турындагы хәбәрләрдән соң башланган.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казанда эвакуация уздырылган объектлар саны 30га җиткән. «Татар-информ» агентлыгы үз мәгълүматларына таянып, шундый нәтиҗә чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, бинадагы кешеләрне чыгару анда шартлаткыч матдә куелу турындагы хәбәрләрдән соң башланган иде. Аларның кайберләре турында «Татар-информ» агентлыгы аша хәбәр ителде.
Аерым алганда, Игенчеләр сарае, Дәүләт Советы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, берничә мәктәптән кешеләрне эвакуацияләү хакында җиткердек.
Хокук саклау органнары әлегә аңлатма бирми.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз