news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эвакуатор ашыгыч ярдәм машинасына килеп бәрелгән

Ашыгыч ярдәм машинасында район хастаханәләренең берсендә авыр хәлдә ятучы йөкле хатын өчен кан компонентлары булган.

Казанда эвакуатор ашыгыч ярдәм машинасына килеп бәрелгән
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казанда Җиңү проспектында эвакуатор машинасы Татарстан Республика клиник хастаханәсенең Һәлакәтләр медицинасы үзәгенең реанимобиленә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһиты хәбәр итте.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, эвакуатор йөртүчесе турыга китәргә ярамый дигән юл билгесе таләпләрен үтәмәгән һәм ашыгыч ярдәм машинасына бәрелгән.

Реанимобиль ашыгыч рәвештә Татарстанның бер районының үзәк хастаханәсенә бала табучы хатын-кыз өчен донор каны алып барырга чыккан. Авариядән соң, берничә минут эчендә башка ашыгыч медицина ярдәме машинасы җибәрелә һәм кан компонентлары үз вакытында район хастаханәсенә илтеп җиткерелә.

«Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100