news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда эшләнгән «акыллы уеннар»ны гарәп балалар бакчаларына кертергә телиләр

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясен «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы укытучылары тарафыннан эшләнгән «акыллы өстәл уеннары» кызыксындырган. Кунаклар программаны сатып алып, аны гарәп дәүләт балалар бакчаларында эшләтеп җибәрергә тели, дип сөйләде «Бала-Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова.

Надежда Гордеева / «Татар-информ»

«Аларга «акыллы өстәл уеннары» проекты ошады, аның ярдәмендә балалар телләр өйрәнә. Бу продуктны безнең мәктәп методистлары ясады. Уен аша балалар командада эшләү күнекмәләрен үстерә, иҗади уйларга өйрәнә, логик фикерләүне үстерә ала. Бу программаның дөньяда аналоглары юк. Чит ил коллегаларыбыз үзләрендәге мәктәпләргә шундый әйбер җитмәгәнлеген әйтте», - дип билгеләп үтте оешма җитәкчесе.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе Казанга мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумында катнашу өчен килде. Кичә БГӘ вәкилләре берничә мәгариф учреждениесендә булды. «Бала-Сити» мәктәбендә чит ил кунаклары дәресләрне карады, шулай ук инфраструктураны бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot