news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда эшмәкәрләр өчен түләүсез укыту семинарлары уздырылачак

Татарстан эшмәкәрләре өчен өч бушлай укыту семинары үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Дәресләр Петербург урамы, 28нче йортта узачак. Алар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.

Беренче дәрес иртәгә, 15 апрельдә, иртәнге сәгать 10да узачак. Катнашучыларга гадәтләрнең бизнестагы уңышларга, карар кабул итү сыйфатына йогынтысы турында сөйләячәкләр.

Икенче көнне 16.00 сәгатьтә эксперт эшмәкәрләргә бизнесның масштаблаштыруга әзерлеген ничек тикшерергә һәм беренче сатуларны ничек ясарга кирәклеген аңлатачак.

18 апрельдә иртәнге сәгать 10да эшмәкәрләр өчен бизнес-психолог керем үсеше һәм бизнесны масштаблау серләре, бизнеста амбицияләрне аңлау һәм күрсәтү турында сөйләячәк.

Семинарларда катнашу өчен МСП цифрлы платформасында теркәлергә мөмкин.

Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot