news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эскәмия белән койма арасында кысылып калган ир-атны коткарганнар

42 яшьлек зыян күрүчене ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.

Казанда эскәмия белән койма арасында кысылып калган ир-атны коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Казанда эскәмия белән койма арасында кысылып калган 42 яшьлек ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 16.10 сәгатьтә 112 бердәм номерына Лушников урамындагы 1нче йорт янында бер ир-атның койма белән эскәмия арасында кысылып калу турында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән Казанның янгын-коткару отряды хезмәткәрләре махсус гидравлик корал ярдәмендә эскәмиянең тимерләрен кисеп, 42 яшьлек ир-атны тоткынлыктан азат иткән һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100