news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эшсезлек алдан фаразланган күрсәткечләр дәрәҗәсендә

20 апрельгә Казанда мәшгульлек үзәкләрендә учетта эшсезләр сыйфатында 5 мең 218 кеше теркәлгән. Башкалада эшсезләр иң күп теркәлгән районнар - Совет, Яңа Савин, Идел буе районнары.

Казанда эшсезлек алдан фаразланган күрсәткечләр дәрәҗәсендә
Владимир Васильев

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда бүген эшсезлек алдан фаразланган күрсәткечләр дәрәҗәсендә. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре Мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлнара Филиппова әйтте.

Аның сүзләренчә, 20 апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Казанда мәшгульлек үзәкләрендә учетта эшсез булып 5 мең 218 кеше теркәлгән. Апрель башыннан эшсезләр 1260гә арткан.

«Эшсезлек бүген алдан фаразланган күрсәткечләр дәрәҗәсендә. Эшсезләр иң күп теркәлгән районнарга килгәндә, Совет районында — 1131, Яңа Савин районында — 1125, Идел буе районында - 919 кеше», — диде Гөлнара Филиппова.

Ул башкалада 20 апрельгә тәкъдим ителгән вакансияләр саны 15 мең булуын әйтте. Яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен, мәшгульлек үзәкләрендә гражданнарны шәхси кабул итү туктатылганын һәм эшсез калган гражданнар «эшсез» статусына «Работа в России» порталына гариза яза алганын искәртте.

9 апрельдән портал аша 10 меңнән артык гариза килеп ирешкән. Хезмәт дисциплинасын бозган яки башка гаепле эше өчен вазифасыннан азат ителгән гражданнардан кала, 1 марттан эшсез калганнарга апрель, май, июнь өчен 12 мең 130 сум күләмендә пособие түләнүен билгеләп узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100