news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эшсез гражданнар үз бизнесын булдыруга субсидиягә өмет итә ала

Бизнес-план якланганнан соң, эшсез граждан дәүләттән 117 600 сум субсидиягә дәгъва кыла. Мәшгульлек үзәкләре аларны ике елга контрольгә ала.

(Казан, 25 май,  “Татар-информ", Чулпан Шакирова). Казанда эшсез гражданнарга теге яки бу өлкәдә эш башлау, аның өчен дәүләттән субсидия алу каралган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин хәбәр итте. Моның өчен эшсез гражданнарга үз проектларын тормышка ашыруда оештыру-консультация хезмәтләре дәвам итә. Ул халыкны эш белән тәэмин итү программасы кысаларында башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект март аенда башланды. Бу – башкаланың мәшгульлек үзәкләре һәм Казан федераль университетының кече бизнес субъектлары әзерләүнең сыйфатын күтәрүдә уртак проекты.

Әлеге программа нигезендә, мәшгульлек үзәкләренә рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар эксперт комиссиясенә бизнес-план тәкъдим итәргә хаклы. Хезмәтләре уңай яктан бәяләнсә, булачак эшмәкәр дәүләттән 117 600 сум күләмендә субсидия ала.

“Эшмәкәрлектә бизнес-проектлау” темасына узган семинарда 13 кеше катнашкан. Алар үз эшләрен эксперт комиссиясендә дәгъвалый. Һәр катнашучыга бизнес-план язу буенча методик күрсәтмәләр бирелгән. Алга таба аларны эшмәкәрлек оештыруның хокукый нигезләре дәресе, үз проектларын яклау буенча тренинглар көтә.

Комиссия каршында бизнес-планны уңышлы яклап чыккан гражданны мәшгульлек үзәкләре ике ел контрольдә тотачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100