news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эшмәкәр 23 миллион сум салым түләмәгән

Тикшерүчеләр бу факт буенча бизнесменга карата җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре эшмәкәрнең салым түләмәү фактын ачыклаган. Дәүләткә китерелгән зыян 23 миллион сумнан арткан, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Полиция наемга күчемсез милек бирү белән шөгыльләнүче бизнесменның салым декларациясенә ялган мәгълүмат керткәнлеген ачыклаган, бу аңа өч ел рәттән түләнелергә тиешле салымның 100 процентыннан качу мөмкинлеге биргән.

Тикшерүчеләр бизнесменга карата "Физик затның салымнар һәм җыемнарны түләмәү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Аңа бу маддә буенча өч елга ирегеннән мәхрүм ителү яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100