news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда эшләнгән «Ансат» вертолетларын Франциядә авиашоуда күрсәтәләр

17-23 июньдә узачак «Париж Аэрошоу 2019» күргәзмәсендә катнашу «Казан вертолет заводы»на 675 мең еврога төшәчәк.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). 17-23 июньдә Франциядә узачак «Париж Аэрошоу 2019» халыкара авиасалонында «Казан вертолет заводы» җитештергән ике «Ансат» вертолетын тәкъдим итәчәкләр. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Ансат» вертолетларының ике натураль үрнәге <...> һәм авиация мөлкәтен <...> 2019 елның 17-23 июнендә Ле Бурже шәһәрендә (Франция) уза торган «Париж Аэрошоу — 2019» халыкара авиация салонында катнашуын тәэмин итәргә», - диелә сатып алу документларында.

Заказчы - «Казан вертолет заводы». Килешү бәясе 675 мең евро. Әлеге суммага барлык кирәкле килешүләр һәм рөхсәтләр алу, вертолетлар һәм авиация милеген күчерү һәм хезмәт күрсәтү, шулай ук техниканың демонстрация программасында катнашуы керә.

Вертолетлар 570 квадрат метр мәйданлы арендаланган тукталышта урнашачак. Алар «Россия вертолетлары» АҖ логотибы төшерелгән материал белән әйләндереп алына. Зонага керү янында ресепшн һәм 12 флагшток урнаштырыла.

Демонстрацион үрнәкләрне Казаннан 28 майда җибәрәчәкләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100