Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда эшләгән хирург пациенты үлеме өчен җәзага хөкем ителгән
Суд Хәсәновны 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләр суд тарафыннан Казанның 12 нче шәһәр хастаханәсе табибына карар чыгару өчен җитәрлек дип табылган. Ул РФ Җинаять кодексының 118 нче маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү) буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган.
Тикшерү һәм суд тарафыннан ачыкланганча, узган елның ноябрендә 12 нче шәһәр клиник хастаханәсенә “үтә көчле аппендицит” диагнозы белән 21 яшьлек Казан егете китерелә. Операция барышында Хәсәнов пациентның янбаш артериясенә зыян сала, нәтиҗәдә, кан киткән пациентның гомерен табиблар саклап кала алмый.
Суд Хәсәновны 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз