news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда эшченең производствода имгәнүе буенча җинаять эше кузгатылган

Хәзерге вакытта бу вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган елның 24 нче сентябрендә “ТГК-16” ААҖ филиалы Казан ТЭЦ-3 территориясендә “КамЭнергоРемонт” ҖЧҖнең 36 яшьлек хезмәткәренә җиһаз төшә. Нәтиҗәдә, ир-ат имгәнә.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Казан шәһәре Мәскәү районы буенча тикшерү бүлегендә РФ ҖКның 143 нче маддәсенең 1 нче өлеше (хезмәтне саклау таләпләрен бозып, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу) буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта бу вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot