Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда эшчәнлеген төгәлләүче Төркия илчесе: Минем йөрәгем Казанда кала
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрек дипломатын Татарстанда эшчәнлеген төгәлләү уңаеннан кабул итте.
(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Казанда Төркиянең Генераль консулы Турхан Дильмач бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Татарстанда эшчәнлеге төгәлләнсә дә, ул күңеле белән әлеге төбәктә калуын җиткергән. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрек дипломатын Татарстанда эшчәнлеген төгәлләү уңаеннан кабул итте. Казанда өч елдан артык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Т. Дильмачка рәхмәт белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Татарстан һәм Төркия арасында бигрәк тә икътисад, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә элемтәләр көчәюен билгеләп үтте. Аерым алганда, ике ил арасында парламентара элемтәләрне ныгыту кирәклеген искәртте.
Яклар республикада тормышка ашырылачак алдагы проектлар турында фикерләштеләр.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда Дильмачны күрүгә һәрчак шат булачакларын белдерде һәм яңа эшендә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз