news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда эшче төзелештә вентиляция ярыгына егылып төшеп һәлак булган

Казанда тикшерүчеләр Рәүис Гәрәев урамында эшче-ташчы һәлак булганнан соң җинаять эше ачты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗигале очрак 26 мартта булган. Ташчы төзелә торган бинаның җир асты парковкасына илтүче ачык вентиляция ярыгына егылып төшкән. 37 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.

Җинаять эше ачылган, тикшерү алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot