news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Ершов урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнә

Чикләүләр күчеш-тизлек полосасын урнаштыру эшләре белән бәйле.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Казанда 2019 елның 25 гыйнварына кадәр Н.Ершов урамы буенча, Октябрь шәһәрчеге ур., 1/111 номерлы йорт тирәсендә, транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тиешле карарга Казан Башкарма комитетында кул куелды.

Чикләүләр күчеш-тизлек полосасын урнаштыру эшләре белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot