news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Эрмитаж үзәге ачылуына 5 ел тула

24 август көнне Казан Кремлендә “Эрмитаж-Казан” үзәгенең биш еллыгына багышланган бәйрәм узачак

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). 24 август көнне Казан Кремлендә “Эрмитаж-Казан” үзәгенең биш еллыгына багышланган бәйрәм узачак.
Бу көнне иртәнге сәгать 10да “XVII-XVIII йөзләрдә Франция сәнгате: Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Музей кунаклары өчен «VENI, VIDI, VICI» кроссвордын чишү тәкъдим ителәчәк. Җавапларны экспонатларда һәм белешмәдә табарга мөмкин булачак. Шулай ук бу вакытта “Үзгәрә торган моданың үзгәрә торган образы” дигән экспозициядә француз фоторәссамнары Жерара Юфера һәм Франсуаза Югье эшләре белән танышып булачак.
17 сәгатьтә “Алтын бизәкле тәрилкә” исемле экскурсия оештырылачак. Кунакларга декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре күрсәтеләчәк. Яшәү рәвеше, мода үзгәрсә дә, гүзәллек үрнәге фарфор үзгәрешсез кала. “Йомылган күзләр белән матурлыкны күрү...” чарасы күзләр йомылган килеш экскурсиядә катнашу мөмкинлеген тудыра. 17-19 сәгатьләрдә эрмитажда “Ателье на Монмартре” бәйрәме үткәрелә. Анда кунакларга төрле персонаж - Людовик XIV, Мария-Антуанетта яки Мадам Помпадур булырга тәкъдим ителәчәк. Тудырылган юмористик образ гаилә истәлегенә әвереләчәк. Һәм, ниһаять, чараларда катнашкан һәркем өчен “Сюрпризы тайнописи” исемле лотерея уйнатылачак, дип хәбәр итә “Казан Кремле” тыюлыгының рәсми сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100